Әгерҗедә Төньяк Кавказда һәлак булган солдатларны искә алдылар
Батырлар үлми! Батырлар яши!
2007 елдан башлап 11 декабрь Россиядә Төньяк Кавказдагы бәрелешләр вакытында һәлак булган батырларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
1994 елның 11 декабрендә Россия гаскәрләренең беренче эшелоннары Чечня территориясендә конституцион тәртипне торгызу өчен республика җирлегенә кертелде. Безнең районнан 202 егет Чечняда хәрби бурычын үтәде. Район эчке эшләр, полициянең линия бүлекләреннән 30лап ир-егеткә Төньяк Кавказда командировкаларда булырга туры килде. Бу канкойгыч бәрелешләр ил өчен зур югалтулар китерде. Районыбыздан өч егет – Әгерҗедән Илдар Тукаев, Яңа Акхуҗадан Айрат Шабаев, Кырындыдан Раушан Фатыйховның да гомерләре батырларча өзелде.
Бүген хәрби хәрәкәт ветераннары Җиңү скверында хәрби хәрәкәт ветераннары хөрмәтенә куелган мемориаль таш янына җыелдылар. Район хәрби комиссары Илгиз Галиев, Рафаэль Садыйков, район эчке эшләр бүлегендә эшләгәндә Чечня җирендә командировкаларда булган Александр Конофеев: “Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган батырларыбыз, туган якларга кайткач гомерләре өзелгән якташларыбыз – безнең күңелләрдә. Батырлар үлми! Батырлар яши!“ – диделәр.
Мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алганнан соң, мемориаль ташка чәчәкләр салу оештырылды. Митингта катнашучылар киләчәктә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә мемориал булдыру теләге белән януларын да әйттеләр.
Бу көнне алар Илдар Тукаев исемен йөртүче 2нче мәктәптә кадетлар белән дә митинг уздырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев