Агымдагы елның 10 аенда Әгерҗе районында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелүчеләрне искә алу көнендә Әгерҗедә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда “Исеңдә тот! Юллар хаталарны гафу итми“ дип исемләнгән митинг узды. Анда район, ЮХИДИ бүлекчәсе, гадәттән тыш хәлләр, мәгариф идарәсе, үзәк хастаханә вәкилләре, дин әһелләре, шәһәрдәшләр, укучылар катнаштылар.
Агымдагы елның 10 аенда Әгерҗе районында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 15 кеше зыян күргән. Балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булган. Анда ике бала тән җәрәхәтләре алган. Гомумән, бу чорда Митингта юлларда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Нет комментариев