Әгерҗедә яшәүче хезмәт ветераны тавыш бирде
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче хезмәт ветераны тавыш бирде

Участок сайлау комиссиясе әгъзалары фатирына бардылар

Мәсгудә апа Иксановага 89 яшь. Җәйнең иң матур вакытында – июль аенда олуг юбилеен 90 яшен каршы алачак.
Ул тумышы белән Кодаш авылыннан. Әгерҗедәге тимер юл хастаханәсендә 34 ел кухняда хезмәт куйган. Хезмәт ветераны исеменә, күпсанлы бүләкләүләргә лаек булган. Ире Раиф белән ике малайга гомер бүләк иткәннәр. Кызганыч, Раиф абый гына бәхетсезлек очрагына юлыгып, ике аягын югалткан. Мәсгудә апага ике улын аякка бастыру, авыру ирен карау җиңелләрдән булмаса да, сер бирмәгән.
- Мин гомерем буе тормышны яраттым. Балачагыбыз муллыкта узмаса да, авырлыклар күп күрсәк тә олыгайган көннәрем рәхәттә үтә, – ди ул сөенеп.
Ике балаларына да белем биргәннәр, аларны олы тормыш юлына озатканнар. Илдар да, Дамир да тимер юл предприятиеләрендә эшләп хөрмәт яулаганнар. Мәсгудә апа картлыгын төпчеге Дамир, килене Лена белән бергә уздыра. Оныклары Илшат, Салават, оныкчыклары Илмира, Салаватның яраткан әбисе дә ул.
– Мин хәзер өлкән кеше инде. Җитеш тормышта яшим. Балаларым, онык-оныкчыкларыма да бәрәкәтле тормыш язсын. Күкләребез аяз, табыннарыбыз мул булсын, – дигән теләкләрен җиткерде ул бюллетеньне тартмага төшергәндә.


Нет комментариев