Халык ит, ашлык алды
Бүген Әгерҗенең үзәк мәйданында Яңа ел алды ярминкәсе узды. Әгерҗелеләргә ит, ашлык, чыршы һәм башка төрле товар тәкъдим ителде.
Бодайның бер килосын –10, арпаны 9 сумга саттылар. Ашлык сатучылар янында халык иртәдән үк күп иде. Иткә дә озын чиратлар тезелде. Сыер итенең килосын 450-750 сумга саттылар. Казның килосы – 700, үрдәкнеке – 450, аш өчен тавыкныкы – 250, бытбылдыкныкы 680 сум иде. Тозлы гөмбә, кышка тозланган кыяр-помидорлар, пиннек алучылар булды.
Әгерҗе урманчылыгы учреждениесе хезмәткәрләре Яңа елга өй түренә бизәр өчен чыршылар тәкъдим иттеләр.
Нет комментариев