Бердәмлектә көч булуын онытмыйк!
Октябрь башында махсус хәрби операция зонасына чираттагы баруны оештыру планлаштырыла. Бу көннәрдә Әгерҗенең Яшьләр үзәгендә актив рәвештә гуманитар йөкне туплау эшләре алып барыла.
Хәрбиләрнең үтенече буенча бу юлы махсус хәрби операция зонасына алып бару өчениң беренче чиратта, түбәндәге әйберләрне алу кирәк:
3 кВТлы инвентор генераторлары,
ачкычлар җыелмалары,
шуруповертлар, пауэрбанклар (тышкы аккумулятор),
кадак һәм саморезлар,
бензин пычкылары,
балта, чүкеч, ножовкалар,
200 литрлы пластик бочкалар,
фольгалы изолон,
калын үтәкүренмәле пленка.
– Моннан тыш та аласы әйберләр бик күп. Шулай ук юлга да күп чыгымнар таләп ителә. Шуңа күрә сезнең ярдәмнән башка берничек тә булмый, хөрмәтле райондашлар, – дип мөрәҗәгать итәләр волонтерлар. – Игелекле эшкә актив төстә кушылучылар да бар инде. Аларга рәхмәттән башка сүз юк.
Гуманитар ярдәмне җыю урыны – Авангард Яшьләр үзәге. Атна уртасында – 9-20, ял көннәрендә 10-20 сәгатьләрдә эшли.
Бердәмлектә көч булуын онытмыйк!
Нет комментариев