Ул – кыю якташыбыз, Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахмановның портреты сурәтләнгән мурал
30 август – Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә Әгерҗедә берьюлы берничә истәлекле вакыйга булды. Чайковский урамындагы яңа спорт паркы, М.Горький урамында төзекләндерелгән чиктәш ишегалды, капиталь төзекләндерелгән урман хуҗалыгы бинасы ачылды. Әгерҗенең үзәк урамында шәһәрдәге беренче муралны ачу тантанасы узды.
Бәйрәм көнендә Әгерҗенең К.Маркс урамында тантаналы төстә мемориал ачылды. Ул – кыю якташыбыз, Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахмановның портреты сурәтләнгән мурал.
Асаф Котдус улы Бөек Ватан сугышы вакытында Азов флотилиясендә хезмәт итә, бронекатер командиры була. Лейтенант Абдрахмановның батырлыгы турында дан бөтен Кара диңгез буйлап тарала. Аның хәрби батырлыклары унбиш дәүләт бүләге, шул исәптән Советлар Союзы Герое Алтын Йолдызы белән билгеләнеп үтелә. Әгерҗенең үзәк урамы буйлап 14нче йорттагы муралны ачу уңаеннан узган чарада шәһәр мәктәпләре мөгаллимнәре һәм укучылары, шәһәрдәшләребез катнашты. Россия һәм Татарстан флаглары тоткан 2нче мәктәп кадетлары һәм яшь армиячеләре аңа аерым тантаналык төсмерләре өстәде.
Район башлыгы Ленар Нургаянов үз чыгышында Бөек Ватан сугышы елларында фашизмга каршы көрәшкән һәм бүген неонацистлар белән бәрелешләрдә илебез данын яклаучы батырлар буыннары арасындагы тарихи бәйләнешне ассызыклап үтте. Батырның туганы Эрнст Ниязов Асаф Абдрахмановның исемен
мәңгеләштергән өчен тирән рәхмәт сүзләре җиткерде. Шәһәр активисты кыю якташыбыз белем алган 1нче гимназиягә аның исемен бирү тәкъдиме белән дә чыкты.
Идеягә илһамландыручылар, иганәчеләр, муралны булдыручы рәссам Радик Ибрашев һәм Оксана Шәрәфетдинова адресына да җылы рәхмәт сүзләре әйтелде.
Сүз уңаеннан, алар, эскизларны эзләү һәм иҗат итүне исәпкә алмаганда, муралны булдыруда өч көн һәм төн эшләгәннәр. Радик белән Оксана яңа проектлары турында планнары белән дә уртаклаштылар. – Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз арасында тагын өч Советлар Союзы Герое бар. Аларның да исемнәрен мәңгеләштерәсебез килә, – диделәр алар. Икенче рәсемгә урын да сайлаганнар инде.
Димәк, район тарихы буыннар бәйләнешендә дәвам итә, ә батырлар турындагы хәтер – мәңгелек.
Нет комментариев