Әгерҗедә бәйрәм ярминкәсе  узачак
Яшәеш

Әгерҗедә бәйрәм ярминкәсе узачак

Бу көнне җитәкчеләр Өлкәннәр көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерәчәк

1 октябрь, шимбә, Әгерҗедә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе була. 

Ул, гадәттәгечә, район хакимияте һәм район Мәдәният сарае каршындагы мәйданнарда уза. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, авыл җирлекләре Советлары, район кулланучылар җәмгыяте, шәхси хуҗалыклар тарафыннан әгерҗелеләргә ит, бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр, ашлык, печән­салам сату оештырыла. Ярминкәдә кыр кухнясы эшли. Өлкәннәрне пылау белән сыйлаячаклар. Аларга азык­-төлекне өйгә кадәр алып кайту өчен волонтерлар ярдәмгә киләчәк.

Бу көнне җитәкчеләр Өлкәннәр көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерәчәк. Котлаулар үзешчән артистларның җыр­биюләре белән үрелеп барачак.

12+


Нет комментариев