«Әгерҗе хәбәрләре» бүләкләр уйнатты - җиңүчеләр исемлеге билгеле (ВИДЕО)
Бу юлы ике бүләк тә Тәбәрледә яшәүче газета укучыларыбызга чыкты
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Ноябрь аенда “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасына почта элемтәсе бүлекчәләре аша язылып, аның күчермәләрен редакциягә җибәрүчеләр арасында үтүк һәм блендер уйнатабыз дип вәгъдә биргән идек. 30 ноябрь көнне “Әгерҗе хәбәрләре“нең “ВКонтакте“ битендә туры эфир оештырып җиңүчеләрне ачыкладык.
Бу юлы ике бүләк тә Тәбәрледә яшәүче газета укучыларыбызга чыкты: үтүк – Алсу ГӘРӘЕВАга, блендер – Бәгъзанур ХӘТБУЛЛИНга. Котлыйбыз! Квитанция җибәргән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
“Әгерҗе хәбәрләре“нә ДЕКАБРЬ АЕНДА ЯЗЫЛУЧЫЛАР арасында ИТТАРТКЫЧ уйнатылачак. Моның өчен 2023 елның беренче яртыеллыгына “Әгерҗе хәбәрләре“нә язылган квитанция күчермәләрен 89063331957 ватсап номерына юлларга гына кирәк. Квитанцияләр 25 декабрьгә кадәр кабул ителә. Бәхетле бүләк иясен 26 декабрьдә ачыклыйбыз.
Акцияне уздыру вакыты – 2022 елның 2-26 декабре. Аның сроклары, бүләкләр турындагы тулы мәгълүмат – “Әгерҗе хәбәрләре” редакциясендә. Оештыручы – “Әгерҗе хәбәләре” (“Агрызские вести”) газетасы редакциясе. Белешмәләр өчен телефоннар: 8(85551)22861, 22962. Реклама 16+, АО "Татмедиа".
Ххх
2023 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылуны яхшы оештырган 10 хат ташучыны да “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы коллективы исеменнән бүләкләр көтә. Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев