Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

«Әгерҗе – үсеш юлындагы районнарның берсе» - Марат Җәббаров Әгерҗе районы турында шулай дип белдерде

Районы Советының XXXVI утырышында көн тәртибенә бер мәсьәлә – 2023 елдагы социаль-икътисади үсешкә йомгак ясау һәм 2024 елга бурычлар билгеләү куелган иде

Районы Советының XXXVI утырышында көн тәртибенә бер мәсьәлә – 2023 елдагы социаль-икътисади үсешкә йомгак ясау һәм 2024 елга бурычлар билгеләү куелган иде. 

Төп доклад белән чыгыш ясаган район башлыгы Ленар Нургаянов иң элек махсус хәрби операция темасына тукталды.

– Узган ел махсус хәрби операция зонасына 44 миллион сумнан артыккка 70 тонна гуманитар ярдәм юлланды. “Без бергә” дибез икән, бу гади генә сүзләр түгел.

Без, чыннан да, бергә һәм алга таба да хәрбиләргә, аларның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, – диде җитәкче.

Район башлыгы икътисад, кече һәм урта эшмәкәрлек, төзелеш һәм ремонт, юллар төзелеше, тимер юл, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте кебек мөһим юнәлешләр буенча башкарылган эшләр турында бәян итү белән бергә, һәр өлкәдәге яңалыкларга һәм алда торган бурычларга тукталды. Икътисади үсеш күрсәткечен яхшырту максатыннан “Унипарк” (ТР Инвестицион венчур фондының кичке предприятиесе) ширкәте белән ике арада “Әгерҗе” сәнәгать паркын булдыру турында килешү төзелгән. Красный бор туристик зонасын үстерү буенча эшләр алып барыла. Тирсәдә талкынмаган техник киндерне беренчел эшкәртү цехы эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Кичкетаң авыл җирлегендә комбиазык җитештерү буенча цех ачу юнәлешендә эш башланып киткән.

Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә, терлекчелек һәм үсемлекчелек өлкәләре аерым бәян ителде.

– Районда төп авыл хуҗалыгы предприятиесе булган “Нәүрүз” ширкәте мегафермасында көндәлек савым 16,7 кило тәшкил итә, гәрчә 25 килога җиткерү мөмкинлеге булса да. Комплексны барлык проект егәрлегенә җиткерү, нәтиҗәлелекне үстерү буенча эшне дәвам итәргә кирәк, – диде Ленар Фәридович. 

Моның белән бергә ул Сарсак-Омга җирлегендә бер мең башка исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы төзергә планлаштыручы якташ эшмәкәр Илнур Сәетовка олы рәхмәтен дә җиткерде. Шундый ук рәхмәт сүзләре Яңа Акхуҗа фермеры Фәнис Хаҗиев исеменә дә әйтелде.

– Ул туган авылын төзекләндерүгә бик зур өлеш кертүе белән дә хөрмәткә лаек, – диде район башлыгы.
Үсемлекчелек юнәлеше буенча алда торган иң төп бурычларның берсе – техниканы кыр эшләренә вакытында әзерләп бетерү.

– Быел да ремонт эшләрен 1 апрельгә тәмамларга кирәк. Төп бурычларның тагын берсе  – бер гектар мәйданга 80 килодан ким булмаган тәэсирле матдә исәбеннән ашлама кертү, – дип ассызыклады Ленар Нургаянов.

Төзелеш тармагы турында сөйләгәндә, коммуналь инфраструктураны яңартып эшләү буенча Федераль программаның үтәлешенә аерым тукталды.

– Быел Әгерҗе районы әлеге программаны тормышка ашыруны дәвам итәчәк һәм республикада барлык җылылык челтәрләрен ике ел эчендә 100 процент алыштырып бетергән беренче район булачак, – диде Ленар Фәридович.

– Алда безне яңа эшләр көтә. Бердәм булсак кына максатларга ирешәчәкбез. Безнең барыбызны да туган җиребез, яраткан Әгерҗе районы берләштерә, – дигән сүзләр белән тәмамлады ул үз чыгышын.

–    Утырышка кадәр караган күргәзмә шуны ачык күрсәтә: аларда үз продукцияләрен тәкъдим иткән оешма-предприятиеләр район тормышында да зур роль уйныйлар. Анда катнашучыларның һәркайсының алга таба үз эшчәнлекләрен ничек алып баруга кагылышлы үз фикерләре, планнары бар, – дигән сүзләр белән башлады чыгышын Марат Җәббаров. 

–    Соңгы елда районда уңай үзгәрешләр күп: социаль объектлар төзелә, юллар, тротуарлар салына. Һәм боларның барысы да  халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән.Шуңа күрә Әгерҗе районын үсеш юлында булган районнарның берсе дибез, – дип дәвам итте җитәкче. 
Марат Азат улы, һәр тармакка аерым тукталып, үз фикер-тәкъдимнәрен  дә җиткерде.

–    Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү юнәлешендә актив эшләргә кирәк. Бүген бу яклап дәүләт күптөрле программалар тәкъдим итә. Һәм әлеге юнәлештә авыл җирлекләре башлыклары белән бергәләп эшләү зарур. Аларда катнашу өчен яңа идеяләр, яңа проектлар таләп ителә, – диде Марат Азат улы.  
Сәламәтлек саклау, демография, яшьләр сәясәте һәм башка мөһим өлкәләр буенча да бурычларга тукталды. 

–    Аларны уңышлы үтәп чыгачагыгызга ышанам. Яшьләр белән эшләү, аларны районда калдыру юлларын барлау – болар күрсәткечләрне тагын да яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Шушы позицияне саклап калу, тагын да яхшырту өчен сез барысын да эшләргә тиеш, – дип йомгаклады үз чыгышын министр.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев