Әгерҗе урман хуҗалыгы бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды
Яшәеш

Әгерҗе урман хуҗалыгы бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды

Бу елны төзекләндерүнең беренче этабы барышында 15 миллион сумлык ремонт ясалган

2024 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждение биналарына капиталь ремонт программасына җиде объект кертелгән. Алар арасында “Әгерҗе урманчылыгы” учреждениесе бинасы да бар.

Бу елны төзекләндерүнең беренче этабы барышында 15 миллион сумлык ремонт ясалган.  

Әгерҗе урман хуҗалыгы бинасы 1975 елда оешманың  ул чактагы җитәкчесе Валентин Захаров тәкъдиме белән төзелә. Еллар узу белән аңа капиталь ремонт таләп ителә башлый. Программа кысаларында башланып киткән капиталь төзекләндерүнең беренче этабы төгәлләнеп, урман хуҗалыгы бинасы танымаслык булып үзгәргән. Бинаның тышкы ягы заманча тышланган, түбәсе профнастилга алыштырылган.

– Төзүчеләр кыска гына вакыт эчендә барлык эшләрне сыйфатлы итеп башкардылар, –  ди “Әгерҗе урманчылыгы” учреждениесе җитәкчесе Владимир Ишмуратов.

Бинаның икенче катында да ишек­тәрәзәләр, баскычлар – барысы да өр­яңа. Түшәм, дивар, идән куркынычсызлык таләпләренә туры килерлек итеп заманча эшләнгән. Шулай ук электрүткәргечләр дә яңага алыштырылган.

Күп эшләр башкарылса да, ремонт әле төгәлләнмәгән.  – Эшләнәсе дә байтак әле: бинаның беренче катына, гараж бинасына капиталь  төзекләндерү таләп ителә. Аларын 2025 елда башкару планлаштырыла, – ди Владимир Леонидович.

Урман хуҗалыгы бинасының капиталь төзекләндерүдән соң ачылу чарасында катнашкан  җитәкчеләр бинаның бүгенге торышын уңай бәяләделәр. Район башлыгы Ленар Нургаянов учреҗдение хезмәткәрләренә тиздән булачак һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлау сүзләрен дә җиткерде.

– Безнең район урманнарга бик бай. Уртак  тырышлык белән узган ел шәһәр буенча 600 төп агач утыртылды, быел да бу кирәкле эш дәвам итәр дип ышанам. Яңартылган бинада башкарган эшегез дә нәтиҗәле булсын! – дип теләде ул


Нет комментариев