Чәкчәкләр дә әзерләп җибәрәләр
Әгерҗе районының Ямурза авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрү өчен мәдәният йортына җыелып токмач кисәләр. Кискән токмачны алар волонтерлар аша хәрбиләргә җибәрәчәк.
«Егетләребезгә терәк буласыбыз, җиңү көнен якынайтуда үзебездән өлеш кертәсебез килә. Шул максат белән авылыбыз хатын-кызлары токмач кисүгә алынды. Чәкчәкләр, киптерелгән үлән чәйләре дә әзерләп җибәрәбез. Җир йөзендә тынычлык урнашсын дигән изге теләкләр белән башкарабыз бу эшне. Игелекле эшкә өлеш кертүче авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез», — ди мәдәният йорты мөдире Чулпан Хикмәтуллина.
Әгерҗе районында волонтерлар тарафыннан алып барыла торган зур эш турында сылтама аша узып танышырга, ярдәм итүгә үз өлешеңне кертергә дә була.
Нет комментариев