Быел 9 сыйныфны – 408, 11 сыйныфны 92 укучы тәмамлый
Бүген районыбызның 16 мәктәбендә шатлыклы да, моңсу да “Соңгы кыңгырау“ бәйрәме узды.
Быел 9 сыйныфны – 408, 11 сыйныфны 92 укучы тәмамлый. Аларга район, оешма-учреждение җитәкчеләре, әти-әниләр дәүләт имтиханнарында җиңеллекләр, якты хыялларының чынга ашуын, киләчәк тормышларының сикәлтәсез узуын теләделәр. Укучылар да әти-әниләренә, мөгаллимнәренә, яраткан мәктәпләренә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Нет комментариев