Әгерҗе районында иң таланлы гаиләләр осталыкта сыналды
6нчы балалар бакчасында “Талант гаиләдә туа” исемле иҗади бәйге узды
Гаилә елында Әгерҗе районы балалар бакчалары арасында “Талант гаиләдә туа” исемле бик матур чара үтте. Анда 1нче, 4нче, 6нчы, 7нче, 8нче, Кичкетаң урта мәктәбенең мәктәпкәчә тәрбия төркеменнән һәм Тирсә балалар бакчасыннан Мойсееноклар, Газетдиновлар, Зарифуллиннар, Камалтиновлар, Александровлар, Гончаровлар һәм Атеевлар гаиләләре катнашты.
Балалар әти-әниләре, апа-абыйлары, әбиләре белән бергәләп “Визит карточкасы”, “Безнең талантлар”, “Гаилә иҗаты” бәйгеләрендә сыналдылар. Җыр-бию, шигырь сөйләүдән тыш, алар гаилә ядкарьләрен тәкъдим иттеләр, мавыгулары, шөгыльләре турында сөйләделәр.
Бәйгедә Кичкетан урта мәктәбенең мәктәпкәчә тәрбия төркеменнән Гончаровлар гаиләсе җиңү яулады. Калган катнашучылар төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев