Әгерҗе районында «Актив озак яшәү» программасы гамәлгә кертелә
Яшәеш

Әгерҗе районында «Актив озак яшәү» программасы гамәлгә кертелә

Программаның төп максатлары аталды

Җомга көнне администрациядә оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында катнашучыларга «2022-2025 елларга Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында актив озак яшәү» программасы белән танышырга тәкъдим ителде.

Төп пунктлар турында Әгерҗе районы башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Чулпан Нурмөхәммәтова сөйләде.

Программаның төп максаты булып районның физик культура һәм спортның матди-техник базасын үстерү, массакүләм спортны популярлаштыру һәм пропагандалау, пенсия яшендәге халыкның физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүенә җәлеп итү юлы белән пенсия яшендәге халкының сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудыру тора.

Район башлыгы тарафыннан халыкка җиткерү өчен Программаны районның рәсми сайтында һәм массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару йөкләнде.


Нет комментариев