Бәйгедә катнашучылар алдында өч сынауны узу бурыч итеп куелды
“Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында өстәмә белем бирү педагоглары “Йөрәгемне балаларга бирәм“ дип аталган һөнәри осталык бәйгесендә сыналдылар.
Районыбыз мәктәпләреннән бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән педагоглар Геннадий Орехов, Елена Самуткина, Радик Пажбеков, Любовь Панфилова, Алсу Салихова, Рөстәм Майоров, Надежда Иманова, Алсу Садыйкова, Ләйсән Галиәхмәтова турында район мәгариф идарәсе методисты Елена Шушакова:
– Бу педагоглар балаларга сәләтләрен ачарга ярдәм итәләр, аларны үстерәләр, уңышка юл ачалар, – диде.
Бәйгедә катнашучылар алдында өч сынауны узу бурыч итеп куелды. Болар – “Визит карточкасы“, “Өстәмә белем бирүдә балаларга белем һәм тәрбия бирүне оештыруның яңа формалары“ дигән темага мастер-класс күрсәтү һәм аңа үзанализ ясау.
Барлык биремнәрне үтәгәннән соң жюри нәтиҗә чыгарды. Тирсә мәктәбеннән Ләйсән Галиәхмәтова Гран-прига лаек булды. 2нче мәктәптән Радик Пажбеков – беренче, 4нче мәктәптән Любовь Панфилова – икенче, “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортыннан Рөстәм Майоров өченче урын ияләре
Нет комментариев