8 Мартка нинди чәчәк бүләк итәргә
Яшәеш

8 Мартка нинди чәчәк бүләк итәргә

Киңәшләр ярдәм итәчәк.

-Кыю, тәвәккәл, чая хатын-кызларга кызыл роза килешә.
-Тыйнак, оялчаннарга – сары һәм алсу төстәге розалар, лилия чәчкәләре.

-Шат күңеллеләргә төрле чәчәктән эшләнгән зур букет сайлагыз. Кыр чәчәкләрен дә алырга була.

-Иҗади туташ һәм ханымнарга экзотик орхидея алу отышлы. Гербер, цикламен, мускарий аларга бик ошаячак.
-Хуҗабикәләргә, гөл үстерергә яратучыларга чүлмәктәге чәчәк тә ошаячак.

-Әниегезгә, кызыгызга лалә, ландыш, ак хризантема алыгыз.
-Хезмәттәшләрегезгә лилия, каллы, гладиолус, ирис, мимоза, нәркис, лалә чәчәге бүләк итегез.
-Яшь кызларга ак төс килешә, аларга ак лалә, роза, ландыш чәчәкләрен алырга мөмкин.

“Шәһри Чаллы“ газетасы сайтыннан алынды


Нет комментариев