Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

65 яшьлек хатын-кыз аю очратканнан соң юкка чыккан

14 октябрьдә хатын-кызның мәетен тапканнар

Ленинград өлкәсендә урманда аю күргәннән соң юкка чыккан хатын-кызның мәетен тапканнар.

14 октябрьдә Ленинград өлкәсенең Лужский районы урманында югалган 65 яшьлек хатын-кызның мәетен тапканнар. Бу хакта төбәкнең авария-коткару хезмәте үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.

“21 октябрьдә “ЛизаАлерт” эзләү-коткару отряды волонтерлары хатын-кызның мәетен тапты. Ленинград өлкәсенең авария-коткару хезмәте коткаручылары мәетне урманнан алып чыгуга ярдәм итте”, – диелгән хәбәрдә.

Хатын-кызның юлына аю чыкканлыгы хакында әйтелә. Лужский районында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә язганча, ул, югалганчы урманнан шалтыратып, аюдан качуы турында әйткән.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев