Күңел җылысын биреп ясалган оялар балалар бакчасы территориясендәге һәм “Орешник” ял паркындагы кошларны сөендерәчәк
5-нче балалар бакчасы #Эковесна проектында ел да актив катнаша, дип хәбәр итә «5нче балалар бакчасы».Шул рәвешле мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаша.
Әлеге проект кысаларында 5нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр кош-дусларына яңа оялар ясап, аларны агачларга элделәр. Бу акциядә катнашу гына түгел, ә балалар өчен кызыклы һәм файдалы мизгелләр булды.
Күңел җылысын биреп ясалган оялар балалар бакчасы территориясендәге һәм “Орешник” ял паркындагы агачларга эленде.
5нче балалар бакчасы һәркемне «Эковесна» проектында катнашырга һәм безнең планетаны саклауда үз өлешен кертергә чакыра!
Нет комментариев