Бәйрәм 9.00 сәгатьтә башланачак
29 июньдә Ижау ипподромында татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме – Сабан туе узачак. Бәйрәм 9.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Бәйрәм кунакларын жыр-моң, күңел ачу, иҗади остаханәләр һәм спорт ярышлары белән бай программа көтә. Бу – капчык белән сугышу, баганага менү, сулы чиләкләр белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, гер күтәрү, армреслинг буенча ярышлар һ.б.
Төп сәхнәдә иҗат коллективлары һәм татар эстрадасы йолдызлары, Саба районы коллективлары чыгыш ясаячак.
Нет комментариев