2026 елга бәйрәм һәм ял көннәре календаре билгеле
Яшәеш

2026 елга бәйрәм һәм ял көннәре календаре билгеле

Яңа ел каникулларында россиялеләрне 12 көн ял көтә

Хезмәт министрлыгы 2026 елга бәйрәм һәм ял көннәре календаре проектын эшләде, дип хәбәр итә ведомство. 

Яңа ел каникулларында россиялеләрне 12 көн ял көтә. Февральдә Россия халкы өч көн рәттән - 21-23 февральдә ял итәчәк. Мартта гражданнарны шулай ук 7 марттан 9 мартка кадәр өч көнлек ял көтә. Май аенда яллар - 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр бүленәчәк. Июньдә ял көннәре - 12 июньнән 14 июньгә кадәр. Ноябрьдә бер бәйрәм көне - 4 ноябрьдә. Ә 31 декабрьдә Яңа ел бәйрәмнәре башлана.

Чыганак


Нет комментариев