1 сентябрьдән Әгерҗедә маршрут автобусы йөриячәк
Яшәеш

1 сентябрьдән Әгерҗедә маршрут автобусы йөриячәк

Кичке рейс да булачак

1 сентябрьдән шәһәр буйлап маршрутка йөриячәк. Бу хакта "Әгерҗе хәбәрләренә" район башкарма комитетында хәбәр иттеләр.

"Әгерҗе" сәүдә үзәгеннән - АЗСМнан автобус - 6.55тә; АЗСМнан -7.00 дә; кич белән "Әгерҗе" сәүдә үзәгеннән - 17.15; АЗСМнан - 17.25тә кузгалып китә;

"Әгерҗе" сәүдә үзәгеннән-тимер юл вокзалыннан - 7.00 сәгатьтә; "Әгерҗе" сәүдә үзәгеннән - 7.15 тә; кич белән "Әгерҗе" сәүдә үзәгеннән - 17.15, вокзалдан - 17.35 тә кузгалып китә.


Нет комментариев