Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Якташлар

Кырык ел сәламәтлек сагында

Раузалия Низамбиева - Кичкетаң амбулаториясенең алтын куллы шәфкать туташы

Ул һәрчак ярдәмгә ашыга

"40 елдан артык эшләү дәверендә сөенечле мизгелләр дә, борчылган чаклар да җитәрлек булды. Ләкин беркайчан да "нигә шушы юлны сайлаганмын икән?" дип уйлаганымны хәтерләмим", – ди Кичкетаң амбулаториясе шәфкать туташы Раузалия НИЗАМБИЕВА.

Тәҗрибә туплау мәктәбе

Алабуга районы Морт авылы кызы ул. Шәфкать туташы һөнәрен сайлауга әтисенең еш авыруы сәбәпче була. Аңа ярдәм итү теләге Алабуга медучилищесына алып килә аны. Уку йортын тәмамлагач, Әгерҗе районы Балтач хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Биредә палата шәфкать туташы булып эшли башлый.

– Әлеге хастаханә минем өчен чын тәҗрибә туплау мәктәбе булды. Биредә үз эшләренең осталары булган табиблар Госман Вәлиев, Елисей Михеев, Валентина Казанцева кулы астында эшләү белемнәремне тирәнәйтергә дә, практик күнекмәләр алырга да ярдәм итте, – ди шәфкать туташы.

Балтач хастаханәсе бинасы картлар йортына тапшырылгач, Валентина Антоновна җитәкчелегендә Кичкетаң амбулаториясенә күчеп, шунда эшләвен дәвам итә.

– Уннан артык ак халат иясе күчтек ул чакта бирегә. Шәфкать туташлары гына да җидәү идек. Махсус курслар тәмамлагачтан соң мине физкабинетка билгеләделәр, – дип хәтер яңарта.

Валентина Антоновна лаеклы ялга киткәннән соң табиблык иткән Зарема Аитова, Александр Федотов, бүгенге көндәге участок табиб-терапевты – Тирсә амбулаториясе мөдире Константин Закиров белән дә килешеп эшлиләр.

– Диспансерлаштыру, профилактик эш, дәвалау процедуралары – боларның барысын да Константин Иванович күрсәтмәләре нигезендә башкарам, – ди Раузалия Рауверовна.

Бүген алар хезмәт күрсәтә торган участокка Кичкетаң, Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга, Балтач, Кырынды, Хор.Ключ авыллары керә. Мондый зур участокта эшләгән шәфкать туташы алдына бик күп бурычлар куелуын аңлавы авыр түгел.

Һәр пациент күңеленә юл таба

– Зур тәҗрибәгә ия булу, участокка беркетелгән халыкны якыннан белү, катлаулы хәлләрдә тиз арада тиешле карарлар кабул итү – болар барысы да табиб белән шәфкать туташының уртак эшен нәтиҗәле итә. Раузалия Рауверовнаны бернинди арттырусыз Кичкетаң амбулаториясен тотып торучы белгеч дип атарга була. Дәвалау эшен дә, административ эшне дә бертигез төгәл итеп алып бара, – ди Әгерҗе район үзәк хастаханәсенең халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Татьяна Мелека. – Аңа хас оештыру, халык белән аралаша белү сәләте нәтиҗәсендә биредә диспансерлаштыру күрсәткечләре дә һәрчак яхшы. Ул, һәр пациент күңеленә юл табып, үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәклегенә ышандыра ала.

– Һәр чорның үз уңайлыклары, үз авырлыклары, – ди Раузалия Рауверовна үзе. – Хәзерге компьютерлаштыру, заманча технологияләр чорында авыруга шунда ук тиешле ярдәм күрсәтү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Моны амбулатория шартларында электрокардиография (ЭКГ) ясау һәм шунда ук нәтиҗәсен белү кебек процедураларны күз уңында тотып әйтүем. Кайчак кеше гомерен саклап калуда сәгатьләр түгел, минутлар да зур роль уйный бит.

Рәхмәт сезгә!

Кичкетаң авылы егете Ленар белән гаилә корып яшәүләренә быел 40 ел тула.

– Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәм күрсәтергә чыгып китәргә туры килә. Эшемнең җаваплылыгын аңлаган тормыш иптәшемә рәхмәт, – ди Раузалия ханым. – Улларыбыз Радик белән Айдарны үстергәндә каенанам Нурҗиһан да бик ярдәм итте, урыны оҗмахта булсын.

Ә халык аның үзенә рәхмәтле. "Хезмәтегез – сабырлык һәм чын шәфкатьлек үрнәге. Сезнең кебек шәфкать фәрештәләре һәрчак яныбызда булсын иде", дип телиләр Раузалия ханымның матур гомер бәйрәме уңаеннан.

Алга таба да шулай башкаларның хөрмәтен тоеп эшләргә язсын иде һәрчак ярдәмгә ашыгучы ак халат иясенә.

Дания АБЗАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев