1нче балалар бакчасы белән Сания Сафиуллина җитәкчелек иткән чорда эшләгән хезмәткәрләр еллар узгач та бердәм булулары белән сокландыралар.
Бүген Сания Таһир кызы һәм бер чорда эшләгән 20 хезмәткәр – тәрбиячеләр, аларның ярдәмчеләре, пешекчеләр, музыка җитәкчеләре, хуҗалык эшләре буенча хезмәткәрләр хатирәләр яңартырга, хезмәт елларын искә төшерергә җыелдылар.
Мөнзилә апа Вәлитова 40 елдан артык балалар бакчасында хуҗалык эшләре буенча мөдир булып эшләгән.
– Без өлкән хезмәттәшләребезнең киңәшләренә колак салып, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләдек, – диде Мөнзилә апа.
Музыка җитәкчесе Людмила Глушкованың да 1нче бакчадагы хезмәт стажы 38 ел тәшкил итә.
– Дуслыгыбыз гомер буе дәвам итә. Чөнки Сания Таһир кызы безне бер йодрыкка берләштергән җитәкче булды, – ди Людмила Геннадьевна.
Иң зур бүләк – 1986 елда яңа бакча бинасы төзелү.
– Әлеге бакча – үземнән соң бер истәлек, – ди Сания апа.
Аңа 87 яшь. Әмма ул балалар бакчасында хезмәт куйган һәркемне һәм анда йөргән һәр сабыйны яхшы белә.
– Бер гаилә булып эшләдек. Һәр хезмәткәремне олы хөрмәт белән искә алам, – диде ул.
Бакчада 200дән артык сабый тәрбияләнә. Бик күп бәйгеләрдә бакча коллективы җиңүләр яулый.
Әнә шулай, истәлекләр барладылар бакча ветераннары. Мул табын артында гөрләшеп сагыну хисләрен бастылар.
Нет комментариев