Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Җырчы Илсөя Бәдретдиновага мактаулы исем бирелде

Бүләкне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды

Җырчы Илсөя Бәдретдиновага “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исемен бирелде

Татарстанда популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

50 дән артык татарстанлы Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Бу көнне безне туган республикабызга булган җылы хисләр белән берләштерә, без монда яшибез һәм планнар корабыз. Татарстан - төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши торган зур гаилә», - диде Татарстан Президенты.
Үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы иҗатын яратучыларга күпьеллык ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

"20 ел мине сәхнәдә тотуыгыз өчен кадерле тамашачыларга зур рәхмәт! Бу безнең уртак казанышыбыз, уртак исемебез!", - дип язган Илсөя Бәдретдинова.

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев