Җырчы МакSимның үпкәсе начар эшли башлаган
Хәзер җырчы ЭКМО аппаратында ята
Комада ятучы җырчы МакSимның уң яктагы үпкәсе эшләми башлаган, дип хәбәр итә mash телеграм-каналы.
19 июньдә җырчы МакSим комада ята, дип язган идек. Ул 12 июньдә Казандагы концертта 39 градус температура белән чыгыш ясавын әйтте.
Хәзер җырчы ЭКМО аппаратында ята. Рентген белешмәсе буенча, уң яктагы үпкәсе эшләми башлый, анда кисталар һәм бушлыклар барлыкка килә. Шул сәбәпле ИВЛ аппараты да ярдәм итми, диелә бу хәбәрдә.
Үпкәләр белән проблемалар булгач, җырчының йөрәгенә дә авырлык килгән. Йөрәкнең сул як бүлекләре зурайган, дип язалар социаль челтәрләрдә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев