Җырчы Лэйна "Агрызская" була аламы?
Йолдызлар

Җырчы Лэйна "Агрызская" була аламы?

Лэйна үзенә фамилия эзли

“Малай на белом барсе” җырын башкарып зур популярлык казанган Лэйна ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Җырчы үзенә фамилия эзли. 

“Нинди фамилия алырга? Языгыз әле”, - дип сорый ул тамашачыларыннан.

Аңа Ильясова, Гәрәева, Царева, Цветкова, Казанская, Мирная дигән фамилияләр атаганнар. Кайбер егетләр әллә чынлап, әллә шаярып Лэйнага үз фамилияләрен тәкъдим иткән.

Ә бәлки Лэйнага "Агрызская" яки "Бәхетле" дигән фамилия килешер?

Хәтерләсәгез, узган ел Әгерҗе Сабантуенда чыгыш ясаган Лэйна бәйрәм турындагы тәэсирләре белән уртаклашып, "Әгерҗе! Бу фотода мин чын-чынлап бәхетле кеше" дип белдергән иде.

"Районда күпме кеше мине белүеннән мин шокта. Сез искиткеч ягымлы, гади һәм кунакчыл! Бу Сабантуйда мин чакырылган кунак кына булсам да, уйнарга, бик күп тәм-томнар ашарга һәм сезнең районның фирменный лимонадыгызны татып карарга өлгердем, - дигән иде ул.

Аның бу сүләренә район башлыгы Азат Вәлиев шәхсән җавап бирде.

"Бик зур рәхмәт! Бик көчле чыгыш ясадыгыз! Сезне тагын Әгерҗе районында көтәбез! Бер кичтә генә дә биш тапкыр "Малай на белом барсе"ны һәм сезнең башка хитларыгызны тыңладым!"- дигән иде Азат Рөстәм улы.

Фото: җырчының соцчелтәрләреннән

 


Нет комментариев