Якташыбыз җырчы Венер Сәлимов икенче тапкыр әти булырга җыена
Йолдызлар

Якташыбыз җырчы Венер Сәлимов икенче тапкыр әти булырга җыена

Ул гендер-пати үткәргән

Җырчылар арасында малаймы яки кызмы икәнен белү өчен гендер-пати үткәрү модага керде. Җырчы, туйлар алып баручы Венер да хатыны Ильвина белән баланың җенесен белүгә багышланган бәйрәм үткәргән, әмма инстачыларга серне ачмаган. Алар бөтен шар белән төшкән фотолар гына куйган.

«Гашыйклар көне белән! Без бәхетле!» — дип язган җырчы.

Венерның хатыны үз битендә кызыксынучыларга «әйе, котларга була, могҗиза көтәбез», дип язган.

Яшь гаиләнең ике яшьлек кызлары бар.

Чыганак


Нет комментариев