Тиздән Лия Шамсина әни булачак
Йолдызлар

Тиздән Лия Шамсина әни булачак

«Бу мизгел килеп җитте, дуслар..»

Музыкант Артур Mauzer һәм җырчы Лия Шәмсина тиздән әти-әни булачак.

«Бу мизгел килеп җитте, дуслар. Минем сезгә бу яңалыкны тизрәк сөйлисем килде, ләкин булдыра алганча сузып килдем. Тиздән без өчәү булачакбыз, иншәАллаһ. Сезнең котлауларны укыйм. Йөземнән елмаю төшми», – дип сөйләгән Лия сторисларында.

Хәзер яшь җырчы төрлечә басып фотога төшкән һәм виртуаль дусларына мөрәҗәгать иткән. «Минем эчемә карап кем баланың җенесен әйтә ала? Әллә иртәрәкме әле?» – дип сораган ул.

Комментарий калдыручыларның күпчелеге «малай» дип фаразлаган: «Матурайгансың, малай», «Йөзең матураеп киткән, малай була». Шулай ук «кыз» дип юраучылар да бар.

Чыганак: Интертат 


Нет комментариев