Татарча җырлап танылган Оливер Мукенди икенче тапкыр әти булган
Йолдызлар

Татарча җырлап танылган Оливер Мукенди икенче тапкыр әти булган

Габриэль дип исем кушачаклар

Татарстанда яшәүче африкалы, татарча җырлап танылган Оливер Мукенди икенче тапкыр әти булган. Шатлыклы хәбәрне шоумен социаль челтәрләрдә яза, дип белдерде Интертат.

Оливер тормыш иптәше Камилә белән Шансельви исемле кыз үстерәләр иде инде. Камилә иренә бу юлы ир бала бүләк иткән. Алар улларына Габриэль дип исем кушачаклар. 

Оливер берничә ел җырчы Илсөя Бәдретдинова төркемендә дә эшләде. Бүгенге көндә ул блогер Искәндәр Гайсин белән төрле кызык роликлар төшерә, бәйрәм-туйларда чыгышлар ясап йөри. 

 


Нет комментариев