Котлыйбыз!
"Без сине бик көттек, гаиләбезгә рәхим ит, кызым!" - дип язган җырчы социаль челтәрләрендә. Сабый 14 июнь көнне 23:10 сәгатьтә туган. Буе - 51 см, авырлыгы - 2930 грамм.
Эльмираны да, тормыш иптәше Рафил Җәләлиевны да сабыйлары белән котлыйбыз! Исән-сау булып үссен, дип яза "Шәһри Казан".
Нет комментариев