Тагын бер җырчы әни булды
Йолдызлар

Тагын бер җырчы әни булды

Әлегә сабыйга исем сайламаганнар

Татар эстрадасының талантлы җырчысы Эльнара Ганиева әни булды.

“1 август көнне 18:57 сәгатьтә Мәскәүнең бала тудыру йортында улыбыз дөньяга килде. Авырлыгы – 3680 грамм, буе – 52 см. Хәлебез яхшы, Аллаһка шөкер. Хастаханә дә бик әйбәт, табиблар да үз эшенең чын осталары”, - диде Эльнара.

Әлегә сабыйга исем сайламаганнар. 

Исегезгә төшерәбез, Эльнара Ганиева - җырчы Динара Ряхимованың бертуган апасы.

Чыганак: Шәһри Казан 

Фото: pixabay.com


Нет комментариев