Бу хакта ул инстаграмындагы сәхифәсендә язган
Татар эстрадасы җырчысы Салават Миңнеханов кар яуганда кар көрәшергә малай да булсын иде дип, малай сорап дога кылган. Бу хакта ул инстаграмындагы сәхифәсендә язган.
- Мондый көнне догалар кабул була, диләр. Эх, берәр малай ярдәмче булса иде. Амин, — дип язган Салават Миңнеханов.
Инстачылар җырчыга теләктәшлек белдереп: «Аллаһның амин дигән чагына туры килсә иде», «Аллаһ теләсә, малайлар булыр, Салават энем», «Бирсен Ходай. Кемне бирсә дә, сау-сәламәт балалар бирсен», «Догаларыгыз кабул булсын, көтмәгәндә әйбәт хәбәр килсен», «Әйдәгез инде, бер малай да алып кайтыгыз», — дип язганнар.
Чыганак: Интертат
Нет комментариев