Салават Фәтхетдинов көтелмәгән яңалыгы белән уртаклашты
Йолдызлар

Салават Фәтхетдинов көтелмәгән яңалыгы белән уртаклашты

Тамашачылар сак булуын сорый

Instagramда Татарстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов язылуыларына сәламәт яшәү рәвешенә күчүе турында хәбәр итте. Ә сүзләрне эш белән ныгыту өчен, җырчы чаңгыда шуган видеосын да куйган.

«Бүгенге көннән ЗОЖ», — дип язылган видео астына. Комментарийларда кулланучылар артистка уңышлар теләгән һәм аның сак булуын сораганнар: «Чаңгы белән сак булыгыз. Бик күп өлкән яшьтәге чаңгычыларның йөрәк өянәге була: кан тамырлары тарая, ә физнагрузкадан кан басымы арта», » Физкульт сәлам!», «Фанатизмсыз, зинһар,»Менә молодец, сәламәт тәндә-сәламәт рух! Кәеф дә күтәрелә, энергия дә барлыкка килә» дип язганнар җырчыга.

Чыганак


Нет комментариев