Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм туеннан видео күрсәтте
Йолдызлар

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм туеннан видео күрсәтте

Ул тормыш иптәше итеп Казан медицина университеты студенты Рузияне сайлаган

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 19 яшьлек улы Рөстәм үз туеннан видео урнаштырган. Тантана 12 августта Kazan Palace by Tasigo кунакханәсендә узды. Ул тормыш иптәше итеп Казан медицина университеты студенты Рузияне сайлаган.

Видео астында яшьләргә бик күп теләкләр калдырганнар. «Котлыйбыз, сез бик матур, бәхетле булыгыз!», «Мул тормышта яшәвегезне телибез», - дип язган татарстанлылар.

Шунысын да искәртик: Рөстәм Фәтхетдинов Рузиягә февраль ахырында Чаллыда «Салават кубогына» оештырылган автоузышларда тәкъдим ясады. Ул, тезләнеп, кызга балдак салынган тартма сузды.

Чыганак 

 


Нет комментариев