Руслан Кираметдинов кем белән дуэт җырларга җыена?
Репетициядән бер өзекне ул телеграм каналындагы виртуаль дусларына тәкъдим иткән
Җырчы яңа дуэт яздыру турында уйлана башлаган. Иҗатташ дусты Рамил Галимҗанов белән җырлаячак ул. Репетициядән бер өзекне ул телеграм каналындагы виртуаль дусларына тәкъдим иткән.
«Ничек уйлыйсыз, Рамил белән дуэт яздырсак?» – дип киңәш сораган Руслан телеграмдагы дусларыннан.
«Шулкадәр матур булачак!» «Руслан, шәп дуэт көтелә, икеләнмәгез», «Тавышларыгыз охшаган», «Икегезне дә яратабыз. Ике моң чишмәсе», «Җырлагыз, халык яратачак!» – дип хуплаган аларны бер төркем халык.
Икенче бер төркем исә килештермәгән: «Хатын-кыз белән җырларга кирәк, минемчә. Ир-егет белән сәхнәдә әллә ничек», «Болай икегез дә матур җырлыйсыз. Ләкин дуэт кирәкми, «не смотрится», «Рамилнең тавышы синекен каплый, Руслан. Аерым җырлагыз, дус булып калыгыз», «Үзең кебек моңлы хатын-кыз җырчы белән көтәбез!», «Ир-ат белән кирәкми-и-и дуэт, бигрәк тә сиңа, Руслан», «Тап инде берәр чибәр җырчы кыз. Күп бит алар», – дип язганнар.
Соңгы фикерләргә җавап итеп: «Айрат Сафин белән диджей Радик җырлыйлар бит әле, ике ир-егет, бик матур килеп чыга!», «Казан егетләре» җырлый ич, әнә. Зыян юк, әйбәт чыга», – дип язучылар да булган.
«Сиринә Зәйнетдинова белән җырласагыз, бик моңлы дуэт килеп чыгар дип уйлыйм», – дип тәкъдим иткән берәү.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев