Руслан Кираметдинов кайчан өйләнәчәген әйткән
Йолдызлар

Руслан Кираметдинов кайчан өйләнәчәген әйткән

«Завидный жених», дип озатып калганнар

Башкортстандагы «Туган тел» милли премиясен тапшыру тантанасында алып баручылар җырчы Руслан Кираметдиновка: «Руслан әфәнде, үзегез шундый матур «Кияү мунчасы» дигән җыр белән башладыгыз. Сезнең 2024 елга планнар ничегрәк соң?» – дип, уңайсыз сорау биргәннәр. Бу хакта Интертат яза.

«2024 елда, бәлкем, мин дә өйләнермен инде», – дигән Руслан.

Дөрес, алып баручы Ильмир Ямалов: «Әйеме?» – дип кабатлап сорагач: «Белмим әле», – дип тә куйган ул.

Руслан Кираметдиновны көчле алкышлар астында: «Завидный жених», – дип озатып калганнар.

Руслан Кираметдиновның элекке тормыш иптәше, җырчы Ильмира Нәгыймова белән аралары 2021 елда өзелде.

 


Нет комментариев