Колония-поселениедән чыгар вакыты җитеп килә
Ринат Рахматуллинның колония-поселениедән чыгар вакыты җитеп килә. Социаль челтәрләрендә якын арада булачак концертлар графигы да пәйда булды. Җырчының программасы «Ринат Рахматуллин иҗатташ дуслары белән» дип атала. Артист, беренче чиратта, Пермь якларына юлга кузгала, дип хәбәр итә "Интертат".
Афишалары янында тамашачысы күпсанлы комментарийлар калдыра. Ринат Рахматуллинны Казан, Чаллы, Башкортстан якларында да көтеп калуларын, җырларының һәм тавышының үзенчәлекле булуын язалар.
Нет комментариев