Римма Никитина кияүгә чыга?
Бу куанычы турында җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итә
Римма Никитинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Бу куанычы турында җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.
Ләкин Римма Никитина егетенең тәкъдимен кабул итәргә ашыкмаган. Роза чәчәкләре тотып төшкән фотосын урнаштырган һәм: «Әлегә уйлыйм», – дип язып куйган ул сәхифәсенә.
Тормышындагы мөһим вакыйга белән Римманы «Интертат» хәбәрчесе дә котлады.
Рәхмәт бик зур. Әйе, шушы көннәрдә чыннан да тәкъдим ясадылар. Әмма мин җавап бирергә ашыкмыйм әле. Егетем белән минем туган көнем алдыннан, июнь ахырында танышкан идек. Бик матур, «романтично» йөрибез. Дөресен генә әйткәндә, соңгы вакытта баш-аягым белән иҗатта. 2 сентябрь көнне Казанда концерт куям, шуңа әзерләнәм. Әлегә Нижгар якларында гастрольләрдә. Ә егетем исә сәнгатьтән читтә кеше, – диде ул.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев