Популяр музыкант тиздән әти булачак
Йолдызлар

Популяр музыкант тиздән әти булачак

«Могҗиза көтәбез», – дигән ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә

Башкортстанның атказанган артисты, мультиинструменталист, биюче, ZAINETDIN псевдонимы белән чыгыш ясаучы Заһир Зәйнетдинов тиздән әти булачак. 

«Могҗиза көтәбез», – дигән ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Музыкант тормыш иптәше Регинаның йөкле фотосурәтен дә күрсәткән. 

Заһир Зәйнетдиновны Татарстан тамашачысы Элвин Грей концертлары аша белә. Бүгенге көндә Заһир үзенең шоу-төркеме белән чыгышлар ясый, ул Башкортстан яшьләре арасында бик популяр. Музыкант халык җырлары һәм үз композияцияләрен кубыз, курай, думбыра, сорнай, дудук кебек 15тән артык музыка уен коралында башкара. 

Чыганак: Интертат 


Нет комментариев