Малаймы - кызмы?
Җырчылар УЗИга барып, туачак балаларының җенесен белеп кайткан.
“Дулкынландыргыч көн булды... Әни кешегә иң мөһиме - баланың дүрт саны да төгәл булсын. Җенесе турында мәгълүмат - видеода. 23 февраль минем туган көндә якыннар белән гендер-пати ясыйбыз. Хәзер түземсезлек белән шул көнне көтәбез.
Ә конвертны бүген үк кондитерга һәм шарлар кабартучыга илтеп бирәбез. Америка якларыннан килгән йола, әмма бик күңелле: шарны шартлатасың, ә аның эченнән бизәкләр чыгачак. Зәңгәр икән, димәк, малай. Алсу төс булса - кыз. Ә кондитер зәңгәр яисә алсу төстә торт пешерәчәк”, - дип язган Алсу социаль челтәрдә.
Нет комментариев