«Концерттан соң тавыш утырды..»
Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин чирләп китүен хәбәр иткән. Концерттан соң ул үзен начар хис итә башлаган.
«Концерттан соң тавыш утырды. Дару әзерләдем. Мөгаен авырганмындыр, шуңа – йон оекбаш, мич. Мин хәзер бабай кебек», – дигән ул.
Авырып китүенә карамастан, ул Ижевскидагы концертын өзмәгән.
Чыганак: Интертат
Нет комментариев