Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Марат Яруллин авырган

«Авырып та ардым инде… Кичәдән бирле баш, борын авырта.»

Марат Яруллин Телеграм-каналында үзенең тагын чирләп китүе хакында әйткән. Фотоларыннан аңлашылганча, җырчы хастаханә юлларын таптый.

«Авырып та ардым инде… Кичәдән бирле баш, борын авырта. Баш авыртуы шул хәтле көчле, бер нәрсә дә ярдәм итми. Гайморитка әверелде, ахыры. Концертларны күчермәскә дип уйлыйм, ничек булса да түзәрмен», – дигән җырчы.

Күпсанлы фанатлары җырчының тизрәк сәламәтләнүен теләп комментарийлар калдырганнар. «Кичә кәефең булмаганы сизелеп торды шул», «Үзеңне сакла! Без синең белән», «Табибка баруың әйбәт булган. Тизрәк сәламәтләнеп, безне чыгышларың белән сөендерүеңне теләп калабыз», – дигәннәр. Гайморитны дәвалау ысулларын язып калдыручылар да бар.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев