Лилия хис-кичерешләре белән уртаклашты
7 июнь - татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллинаның өченче тапкыр әни булган көне. Бу уңайдан Лилия хис-кичерешләре белән уртаклашты, дип яза "Шәһри Казан".
"Ратига (Ратмир-ред.) – 1 яшь. Гомер бигрәк тиз уза. Улым нәкъ бер ел элек иртән иртүк дөньяга килде. Хәтерлим, роддомга үзем барып җиттем. Выписка да, чәчәкләр дә, фотосессиядә дә, матур күлмәкләр дә булмады. Джинс чалбар киеп чыктым. Ул чалбарга көчкә сыйдым, замогын күтәрә алмадым. Өстемдә - футболка, аякта – кеды... Гадилекне яратам.
Хатын-кыз бигрәк авыр юл уза инде. Ниләр генә кичерми ул. Гормоннар алмашынуы, токсикоз, тулгаклар, авыртулар, кәеф үзгәрүе, чәч коелу, йокысыз төннәр... Бу исемлекне дәвам итәргә була... Ләкин барысына да түзәрлек, чөнки нәтиҗәдә син зур мәхәббәт хисе кичерәсең”, - дип язган Лилия Хәйруллина.
Нет комментариев