Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Ләйсән Гыймаева: «Мин – дөньяда иң сәламәт кеше...»

Исегездә булса, Ләйсән Гыймаева күптән түгел генә 1 елга якын яшереп йөргән бик зур серен ачкан: үзендә яман чир табулары турында хәбәр иткән иде

Җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә виртуль дусларының сорауларына җавап биргән, дип яза "Интертат".

Исегездә булса, Ләйсән Гыймаева күптән түгел генә 1 елга якын яшереп йөргән бик зур серен ачкан: үзендә яман чир табулары турында хәбәр иткән иде. Ул вакытта Ләйсән ханымга бу турыда сорашып язучылар да, киңәшләрен бирүчеләр дә, изге теләктә торучылар да шактый булды.

«Күптән түгел генә сезгә кушылдым. Авыргансыз икән, ни булды?» – дип сорап язучыга җырчы бүген болай дип җавап биргән: «Дөресен генә әйткәндә, авыру турында сөйләүдән арыдым да... Актуаль сторисларда сакладым, кереп укый аласыз. Шулай ук, бу хакта «Бизнес Онлайн» һәм башка бик күп сайтларда язылды. Хәзер мин – дөньяда иң сәламәт кеше».

«Сез шундый үзгәрдегез, тфү, сокланып карыйм. Күзләрегез, карашыгыз...» – дип язган аңа берәү.

«Рәхмәт. Тормыштагы сынаулар кешене нәрсәгәдер өйрәтү өчен бирелә, дип саныйм... Минем очракта да ул сынау эзсез генә узмады, 3 көнлек дөньяда яшибез, үзеңнән соң сине искә алырдай яхшылык эшләп калдырырга һәм «кешеләр синең турында бары тик уңай яктан гына искә төшерсеннәр» дигән девиз белән яшәргә тырышам мин хәзер. Сизәсезме, минем аккаунтта негатив та юкка чыкты. Күңелендә ачу, негатив булган кешенең тирә-юнендә дә шундый атмосфера була һәм киресенчә...» – дип җавап кайтарган Ләйсән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев