Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

«Кызлар, сак булыгыз!..» – Илсөя Бәдретдинованың улын бәялиләр

«Бигрәкләр дә матур, күзләр тимәсен..»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова белән инде егет булып үсеп җиткән улы Нариманның үзара мөнәсәбәтләре ничектер үзенчәлекле. Ана белән бала мәхәббәтеннән тыш, алар арасында ниндидер иптәшләрчә дуслык та бар. Читтән караганда, бер-берләрен ярты сүздән, бер күз карашыннан аңлыйлар сыман тоела.

Илсөянең социаль челтәрдәге сәхифәсен күзәтеп барганнар белә: әнисе гастрольләргә киткәч, Нариман еш кына гөлләргә су сибәргә, идән юарга һәм башка шуның ише көндәлек өй эшләрен эшләргә оныта бугай. Моңа аптырыйсы түгел: һәр ир бала белән була торган күренеш. Илсөя исә, уенын-чынын бергә кушып, виртуаль дуслары алдында, шәхси аккаунты аша улына бу эшләрне эшләргә кирәклеген исенә төшереп, даими «төрттереп» тора. Бу юлы да җырчы: «Кайтам бүген, «чувак»! Фикус, идән, сөт, күкәй, туалет кәгазе һ.б. Яратам!» – дип, Нариманга «хат» язган һәм улының фотолары белән уртаклашкан.

Моны укып, бик күпләрнең кәефе күтәрелгән. «Нариманчо, держись, Проверка едет», «Нариман, әниең кайтуга, идәнгә сөтне түгеп, өстенә күкәйне сытып сал, аннары өстенә «заварка» сип күп итеп, фикус утырып торырлык булсын...» – дип шаяртканнар җырчының виртуаль дуслары.

«Бигрәкләр дә матур, күзләр тимәсен, «Әти малае... Бәхетле бала булсын... Синең терәгең», «Красавчик»! «Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче кызлар, сак булыгыз!», «Шаян егет Нариман. Күзләре янып тора!», «Матур малай! Күп кызларның башын әйләндерәдер әле», – дип, Нариманга сокланучылар да, әни белән балага бәхетле киләчәк теләүчеләр дә булган.

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров та гастрольләрдән кайткан төшенә әмер бирә икән. «Мин дә үземнең «чувиха»га (хатыны Миләүшәгә. – авт.): «Мин кайтуга урам көрәлгән, Кемаль (этләре. – авт.) таралган, ашарга пешкән, эчәргә салынган һәм матур киенгән бул, – дидем», – дип, комментарий калдырган.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев