«Кияү эзләгәнме?» — Римма Никитина Беренче каналда нишләп йөргән?
Йолдызлар

«Кияү эзләгәнме?» — Римма Никитина Беренче каналда нишләп йөргән?

Инстачылар аны «Давай поженимся» тапшыруында катнашкан дип уйлый

Римма Никитина Беренче каналда баручы тапшыруда төшкән. Ә менә нинди тапшыруда икәнен «зажигалочка» бик теләсә дә әйтә алмый. Чөнки тапшыру эфирга чыкканчы мәгълүматны таратмау турындагы килешүгә кул куйган. «Тәэсирләрем шундый күп. Бик тиздән Беренче каналда. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз», — дип яза Римма.

Кияүгә чыкмаган кыз булгач, инстачылар Римма Никитинаны «Давай поженимся» тапшыруында катнашкан дип уйлый.

Сине «Давай поженимся» тапшыруында көтәбез», «Сине түземсезләнеп телеэкраннарда көтәм», «Хәерлегә булсын, җаным», — дип язалар. Ә бер инстачы: «Әле Беренче каналны караучылар бармыни ул?» — дип гаҗәпләнгән. 

Чыганак: Интертат


Нет комментариев