Камилә Вәлиеваны башка сыйфатта күрәчәкбез?
«Минем спорттан кала беренче планнарым - мәктәпне тәмамлау, БДИ тапшыру, университетка укырга керү..»
Спортчы Сириус федераль территориясендә уза торган Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашкан.
"Яшьләргә барысы белән дә чиратлаштырып шөгыльләнергә киңәш итәр идем, барысын да сынап карарга. Тәҗрибә дә шуның кадәр күбрәк була һәм сайлап алу да җиңелрәк. Минем спорттан кала беренче планнарым - мәктәпне тәмамлау, БДИ тапшыру, университетка укырга керү.
Шулай ук хәзер кино һәм телевизион проектларга кастинглар узам. Шул юнәлештә үсәчәкмен, шулай булгач, сез мине күрерсез дип өметләнәм ", - дигән Камилә "Авторадио" эфирында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев