Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Иркә хәрби хезмәттәге ире турында сөйләде

Иркә үзенә еш кына ире турында сорап язуларын яшерми

Җырчы Иркәнең ире Артур Шабакаев, көз көне мобилизацияләнеп, хәрби хезмәткә киткән иде. Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артистының тормыш иптәше булгангадыр, күрәсең, Артурны бик күпләр якын кешесен көткән кебек көтә, аның хәл-әхвәлләре белән даими кызыксынып торалар икән, дип яза "Интертат".

Иркә үзенә еш кына ире турында сорап язуларын яшерми. Бу юлы да ул, Артур язмышы белән кызыксынучылар өчен, бер җылы хәбәр җиткергән.

«Исән-имин, Аллага шөкер... Еш булмаса да, хәбәргә чыга... «Кая? Ничек?» – дип еш язасыз. Рәхмәт безнең белән булуыгыз өчен. Барсы да яхшы булачак, Иншә Аллаһ», – дип, юраган җырчы. Амин, диясе генә кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев