Илсөя Бәдретдинова: 13 ел ир белән яшәдем, «кияүгә чык» димәде
Йолдызлар

Илсөя Бәдретдинова: 13 ел ир белән яшәдем, «кияүгә чык» димәде

Җырчы сорауларга җавап биргән

Җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Бер дусты артисттан: «Кияүгә чыгарга күпләр тәкъдим иттеме?» – дип кызыксынган. Бу хакта Интертат яза.

«13 ел ир белән яшәдем, «кияүгә чык» димәде. Бәлки, ышанмассыз да, ләкин миңа бер кешенең дә тәкъдим ясаганы булмады. Мин – бер тапкыр да кияүдә булмаган почти… кыз», – дип  җавап кайтарган аңа җырчы. 

Илсөя Бәдретдинова продюсер, журналист  Илфак Шиһапов белән 13 ел бергә гомер кичергәннән соң аерылышты. Аларның Нариман исемле уртак уллары бар. 

 


Нет комментариев