Ильмира Нәгыймова балаларын карамыйча, “гулять” итәме?
Йолдызлар

Ильмира Нәгыймова балаларын карамыйча, “гулять” итәме?

Җырчыны язылучылары балаларын карамыйча, күңел ачып йөрүдә гаепләгән

“Кемдер эшли, кемдер балаларны карый. Кем ничек булдыра инде. Менә миңа эшләргә туры килә, чөнки балаларның әтисе әлегә аякка баса һәм балаларны берничә көнгә үзенә алып торып, карап кына ярдәм итә ала. Менә шулай. Миңа юк-бар язмагыз! Хәзер мин кая гына булсам да күңел ачам, балаларны карамыйм буламы...”, - дип язган Ильмира.

“Руслан белән берләштегезме?”, дигән сорауга ул: “Бу сорауга соңгы тапкыр җавап бирәм. Кире кайтулар булмаячак! Мин ул ишекләрне яптым! Башка бу сорауга җавап бирмәячәкмен”, - дигән җырчы. 

Чыганак 


Нет комментариев